25 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда СВОда катнашучыларның әниләре өчен концерт узды
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре өчен “Һәрвакыт сезнең белән” дигән концерт узды. Тантаналы чара «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында үткәрелде. Сәхнәдә Татарстан артистлары, шулай ук чакырылган кунакларның кайберләре чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда МАКСтагы өй чатларында шикаятьләрне тикшерү өчен ясалма фәһем пәйда булачак
МАКСта өй чатларында шикаятьләрнең чынлыгын тикшереп, проблеманың күпләргә кагылу-кагылмавын ачыклау-бәяләү өчен ясалма фәһем кертергә ниятлиләр. Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин «Аҗаган» җитештерү берләшмәсенең социаль проектлары белән танышты
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе, «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе җитәкчесе Артур Габделҗанов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы кысаларында татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга, иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды.
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләр МАКС аша МФЦдан 1,5 миллион белешмә алган
Татарстанда яшәүчеләр МАКС аша МФЦдан 1,5 миллионга якын белешмә алган. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.
-
Яңалыклар
Клонцак: «Идарәче оешмаларның МАКСтагы төркемнәре эшне тизләтә»
Бүген республикадагы идарәче компанияләрнең барлык йорт чатлары МАКСка күчкән. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.
-
Яңалыклар
«Кан» йотып йөрдем»: Гөлназ Асаева тормышының иң авыр вакыты турында җыр әзерли
Татарстан һәм Башкортстанның эстрада җырчысы Гөлназ Асаева чираттагы яңа җырын дөньяга чыгарырга әзерләнә. Үзенә язылучыларга бер өлешен тыңлаткан да инде. Артист әйтүенчә, бу җыр тормышындагы иң авыр вакытта килеп кергән. Шуңа күрә, ике дә уйламыйча, аны чыгарырга карар иткән, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Иң кыены – көн саен адәм булу
Төрки дөньяның күренекле әдибе Чыңгыз Айтматовның улы Эльдарны 2000 елның июнь аенда күреп калган идем. Ул вакытта Сабан туе алдыннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматовны һәм Казахстанның атаклы каләм иясе Олжас Сөләймановны кунакка чакырды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз!»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында чыгыш ясады.
-
Яңалыклар
Татарстанда 1,6 миллион кеше МАКСтан файдалана
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1,6 миллионга якын кеше МАКСтан файдалана. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда СВО зонасына ярдәм итү сылтавы белән дәүләт акчасын урлаучыларны тоткарлаганнар
Татарстанда Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт заказы буенча оборона комплексы предприятиесенә бирелгән 18 миллион сумның урлануын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәренә таянып яза.
-
Җәмгыять
Тукай кайтты: 70 ел элек шагыйрьнең Урманче ясаган бюсты хәзер Кырлайда
-
Яңалыклар
Казан режиссеры Уфадан 16 яшьлек кызны интернет аша ничек җәфалаулары турында фильм төшергән
Казан режиссеры Алинә Сабирова “Травля” дигән фильм төшергән. Анда Уфадан 16 яшьлек мәктәп укучысы Диана Кильдиярованы интернет аша җәфалаулары турында сүз бара. 11 ноябрьдә – Кибербуллингка каршы көрәшү көнендә фильм тәүге тапкыр челтәргә чыккан, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республикада «Хәләл индустриясе эшкуарлары берлеге» оештырылачак
Татарстанда хәләл индустриясен үстерүгә, эшкуарларны берләштерүгә һәм яңа бизнес-проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа оешма барлыкка киләчәк. Бу хакта XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены кысаларында ясалган чыгышта хәбәр ителде.